"Ике моң"💐Голнур Җәләлетдинова-Ислам Садиков (Кайда сез яшлек елларым)
"Ике моң"🌷Алия Нуриева-Айрат Айтуганов (Йолдызым)
"Ике моң"💐Гөлинә-Рифкать Хәбибуллиннар (Китмик әле яшлек иленнән)
"Ике моң"🌺Рушания Мусина -Рөстәм Ахмадуллин (Димәк мин яшим синдә)
"Ике моң"🌷Гөлүсә-Нияз Гайфуллиннар (Икебезнең бәхет)
"Ике моң"🌼Зөлфия-Фирдүс Хәмидуллиннар (Матур итеп яшик)
"Ике Моң"🌹Рания-Рәсим Сибгатуллиннар (Тик син диеп)
"Ике Моң" 🌺Резидә Муотафина-Светлана Артамонова (Хәтерлисеңме)
"Ике Моң" 💐Алсинә Фәйзуллина-Фәнис Низамов.
Созвездие⭐Йолдызлык - 2026
Созвездие⭐Йолдызлык-2026
Созвездие-йолдызлык 2026
Олы Бакырчы авылы мәчетендә ифтар ашы узды.
Ифтар ашына авылның ир-егетләре җыелды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Ленар Ханимиров, район башкарма комитетының эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, “Шагабиев” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар белән Алмаз Шагабиевлар катнашты.
Созведие-Йолдызлык 2026
Созведие-Йолдызлык 2026
“АгроАктив” хуҗалыгында урып-җыю эшләре бара.
Кырда 4 комбайн эшли, 5 машина ташып тора.
Алтындай сап-сары, тук башаклы кырда хезмәтчәннәр икмәк язмышы өчен көрәштә. Алар җиң сызганып хезмәт итә.
#Татмедиа
Тәүгелдедә зур дини чара узды
Дини кичәдә бер-берсенә матур теләкләр җиткерелде, рәхмәт сүзләре, коръән сүрәләре, аятьләре, догалар яңгырады.
Авыл халкы чалдырган корбан итләреннән аш һәм пылау пеште.
Әлеге мәҗлестә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
"Шундый матур мәҗлес оештырган өчен бик зур рәхмәт. Авылыгыз матур һәм бердәм”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Кунак булып данлыклы якташыбыз - Россия композиторлар берлеге һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллин да кайтты.
“Күңел туган якка гел тарта. Безнең тамырларыбыз Апас районыннан. Әтием – Югары Балтайда, әнием Тәүгелдедә туган. Авылга гел кайта идек. Күп җирләр истә, хатирәләр яңара”, - диде ул.
#Татмедиа
#летовтатарстане
Апасны зур үзгәрешләр көтә😃👇
Апасны тагын да матурлау, яшелләндерү, яңарту, үзгәртү, заманчалаштыру максатыннан, районга Мәскәү каласыннан бизәүче-архитекторлар килде.
Әлеге эш район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән башкарыла. Үзгәреш көтәсе җирләрне карап чыгып, урында ук фикерләр белән уртаклаштылар.
«Тәмле чәй” паркы дип аталачак. Чәй – милләттәшләрнең кунакчыллык билгесе. Чәй, чәй бакчасы, гореф-гадәтләр, милли йолалар, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге чагылыш табачак.
Үзәк ял паркын, район үзәк хастаханәсе, Апас мәктәбе, спорт биналары, мәчет тирә-юнен карап чыккач, җәмәгать тыңлаулары да узды. Райондашлар үзләренең фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен кертте. Тәкъдимнәр, идеялар хуплау тапты. Федераль һәм республика программаларында катнашу турында сөйләшенде.
#татмедиа
#Татмедиа
#АпастовоИнформ
#Апастовскийрайон
Апас районы мәдәният йортына 50 ел бергә гомер итүче үрнәк парлар җыелды.
Алар өчен биредә “Без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен” дип исемләнгән бик матур кичә узды. Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган иде.
-Гаилә - ул һәммә кеше өчен дә иң кыйммәтле, иң изге төшенчәләрнең берсе. Сөенечләребезне дә, борчуларыбызны да без гаиләдә уртаклашабыз, якын кешеләребез янында күңелебезгә җылылык, тынычлык табабыз. Нинди генә кыенлыклар, сынаулар узсагыз да, сез гаиләгезне, бер-берегезгә булган җылы хисләрегезне саклап кала белгәнсез, балалар үстергәнсез, аларга белем һәм матур тәрбия биргәнсез. Яшьләр өчен дә сезнең тормышыгыз үрнәк булсын иде. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезнең һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Пар канатларыгызны сындырмыйча, кулга-кул тотынышып, тигезлектә, саулыкта, озын-озак гомер яшәргә насыйп булсын иде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова.
#татмедиа
#гаиләкөне
#АпастовоИнформ
#Апастовский район
