Апаста “Алдынгылар хәрәкәте”нең район слеты узды. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов үз бәясен бирде.
Каратунда яшәүче Таһир абый Мөстәкыймов - әтисе һөнәрен дәвам итүче бәхетле авыл улы. Олы Бакырчы авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Яшьтән әтисенә ияреп техника арасында йөргән, тимер-томыр серләренә төшенгән. Инде менә 48 ел техника аның җан дусты. Бүгенге көндә Каратун авыл җирлегендә тракторда эшли. Җирлекнең чисталыгын кайгырта, юлларның торышы өчен дә җаваплы.
Апас районында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы быел да зур хөрмәт һәм киң колач белән билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы Муса Җәлил урамыннан башланган тантаналы парад белән ачылды. Анда район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.Батырлар истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Аннан соң район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров һәм кунаклар халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров та катнашты.
Пускай Ваш вечер наполнится теплой и манящей аурой уюта. Пусть играет любимая музыка.Займите свой вечер тем, что согреет сердце и обнимет душу🤍
Горбунов исемендәге берләшмәнең Түбән Балтай авылы янындагы 368 гектарлы кырда чөгендер чәчү эшләре бара.
Апас районы үзәгендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре бара. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районны матурлау максатыннан чәчәкләр утырту эше дәвам итә.
Оешма хезмәткәрләре тарафыннан якынча 12 мең төп чәчәк утыртылды. Район үзәге төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлә.
"Апас-Мол"агрофирмасында язгы чәчү бара. Балтай кырында чөгендер чәчелә. Эшләрегез уң булсын, игенче!🤲🤲🤲
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.
Зөя буе куе тал-тирәк,
Кайтмый калам сиңа бик сирәк.
Апасым дип йөгереп кайтам төбәккә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.
Зөя буе куе тал-тирәк,
Синсез ничек яшәмәк кирәк?
Шул тәүге җыр яши минем күңелемдә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.
Автор Шәриф Мостафин
Видео Лейла Шарипова
Габдулла Тукайный 140 еллыгы уңаеннан, Морзалар мәктәбендә “Тукай – безнең күңелләрдә” бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгене район башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге Морзалар урта мәктәбе белән берлектә оештырды. Бәйгенең иганәчесе – “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов.
Бәйгедә барлыгы 169 бала катнашкан. Иң уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде.
Мемориаль составны Каратун тимер юл станциясендә район җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык каршы алды.
Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм Үлемсез полкның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда Т-70 танкын, 1939 елгы гаубицаны, 1943 елгы минометны, зенит җайланмаларын күрергә була иде.
Әлеге вакыйга кысаларында районга Татарстан Республикасындагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе советы рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев килде.
Кунакларны Апас районы Халыклар дуслыгы йорты мөдире Гөлнара Галиакберова каршы алды.
Константин Малышев Республика буенча Чуваш атналыгы узуын, һәм бу көннәрдә чувашлар яшәгән төбәкләрдә төрле мәдәни чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
Әлеге уңайдан, Апас зиратында районкүләм өмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты - каберлекләрне чистарту, зират территориясен тәртипкә китерү.
“Зиратларны карап, тәртиптә тоту - һәркемнең изге бурычы. Мондый өмәләр ата-бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтү, тирә-як мохитне чиста һәм тәртипле тоту өчен әһәмиятле”, - диләр оештыручылар.
Пожелание с добрым утром.
первый этап чемпионата России по бездорожью прошел захватывающе 💪 😎
“Татарстан Республикасында 2026нчы елның 1нче апреленнән 1нче июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган икеайлык игълан ителде. Әлеге чорда оешмаларда хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылышлы төрле чаралар - түгәрәк өстәлләр, смотр-конкурслар, киңәшмәләр үткәрелә. Аларга эш бирүчеләр дә, хезмәткәрләр дә җәлеп ителә. Икеайлык кысаларында капиталь төзелеш һәм ремонт объектларына да аерым игътибар бирелә. Биредә куркынычсызлык техникасының үтәлеше тикшерелә: эш журналлары, инструктажлар журналлары карала, биеклектә эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартлары бәяләнә. Шулай ук шәхси саклану чараларын куллану да контрольдә тотыла - төзелеш каскалары, махсус киемнәр кию мәҗбүри.
Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды
Район мәдәният йортында узган кичә шигырь яратучы балаларны да өлкәннәрне дә бергә җыйды.
Апаста яшәүче Илсөя Сибгатуллова биш елдан бирле тортлар, тартлар, чизкейклар, рулетлар пешереп, якыннарын да, дусларын да сөендерә. Сникерс, медовик, красный бархат, птичье молоко, молочная девочка кебек татлы тортлары - чын сәнгать әсәре. Аларның тәме дә, бизәлеше дә искиткеч. Ул һәрчак үсештә булырга тырыша: төрле укулар үтә, танылган кондитерларның эшләрен күзәтеп бара, рецептларын өйрәнә, шөгыленең яңа ысулларын эзли.
